Уфа шәһәре Киров районы мәхкәмәсе Башкортстанның элеккеге түрәсе Ростислав Морзаголовка карата читтән торып хөкем карары чыгарган. Ул Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда һәм ят агент буларак үз бурычларын үтәмәүдә гаепле дип табылган.
Морзаголовка гомуми тәртипле колониядә сигез ел ирегеннән мәхрүм итү, 250 мең сум күләмендә штраф һәм дүрт ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итүне тыю җәзасы билгеләнгән. Гаепләнүче үзе дә, аның вәкилләре дә мәхкәмәдә катнашмаган. Бу хакта РБК яза. Киров районы мәхкәмәсе сайтында күренүенчә, хөкем карары 2 июльдә чыккан.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2024 елның мартында Морзаголов, чит илдә яшәгәндә, YouTube платформасында "Русия Кораллы көчләренең махсус хәрби операция барышында имештер канунсыз гамәлләре турында ялган мәгълүмат" урнаштырган видеолар чыгарган. Моннан тыш, ул узган ел дәвамында үзенең социаль челтәрләрендә чыгарган материалларына "ят агент" тамгасы куймаган диелә.
РБК Уфа хәбәр иткәнчә, Морзаголовка каршы ачылган җинаять эше материаллары 2025 елның апрелендә мәхкәмәгә тапшырылган. Эшне хөкемдар Роза Булатова караган, тик ике ай дәвам иткән бу процесс май аеннан башлап өч тапкыр кичектерелгән.
- 2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе буларак, республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде.
- 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп иткән иде.
- 2022 елның декабрендә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аңарчы ул Русия Юстиция министрлыгына каршы шикаять биргән иде. Ул үзен "ят агентлар" исемлегенә кертүне үз таләп итте.
- Мәскәү Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Русия моның басып алу сугыәын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Ростислав Морзаголовка 47 яшь, ул Кумертау шәһәрендә туган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!